Мин - укытучы!


 

Төшенмәслек тирән серләр кирәк –

                   Зиһен кылычларын чарлар өчен.

                                                   Кирәк безгә бар да, үзебезнең

                                                            Укытучы икәнлекне

аңлар өчен!


      Көз. Бар тирә-юнь алтынга төренгән. Җәй буе ял иткән балалар, үз иткән мәктәпләрен, яраткан, хөрмәт иткән укытучыларын сагынып, үзләре үстергән матур чәчәк бәйләмнәре тотып, күтәренке кәеф, шат елмаюлы йөз белән мәктәпкә киләләр. Бик озак күрешмичә торган, сагынышып очрашу көткән иң якын кешеләре кебек укытучы апа-абыйларын кочаклап, матур теләкләрен әйтәләр, хөрмәт һәм ярату билгесе буларак чәчәк бәйләмнәрен тапшыралар.

     Әйе, әле кайчан гына, мин дә үзем кадәр сумка, иң матур чәчәкләрдән ясалган букет тотып, чәчемә ап-ак бантлар тагып, инде күптән әзерләп куйган, әллә ничә тапкыр киеп каралган күлмәк-алъяпкычларымны, өр-яңа туфлиләремне киеп, түземсезлек белән көтеп алган 1 нче сентябрь көнендә ашыга-ашыга мәктәпкә юнәлгәнемне; үз итеп, яратып каршы алган беренче укытучымны, аның елмаюлы көләч йөзен, ягымлы тавышын  бүгенгедәй хәтерлим. Шул вакыттан ук күңел түренә кереп урын алган, яраттырган укытучым һәм мәктәбем. Әле 1 нче сыйныфта укыганда ук “Үскәч кем буласың?” дигән сорауга да, уйлап та тормыйча, укытучы дигәнмен. Тәүге тапкыр язган иншаларымның барысы да укытучы һөнәре турында булган.

     Мәктәптәге уку елларым уза торды, беренче укытучымны икенчесе, өченчесе; соңрак фән укытучылары, класс җитәкчеләре  алыштырды.  Ләкин укытучы булу теләге, хыялы елдан ел арта гына барды. Һәр укытучы үзенчәлекле, белемле, зәвыклы, үзенә бер төрле шәхес иде шул. Үрнәк алырлык, чын мәгънәсендә бу һөнәргә хөрмәт тәрбияләрдәй укытучылар күп очрады тормыш юлымда. Беренче хәреф танырга, хәрефләрне тезеп ниндидер серле, тылсымлы сүзләр язарга, сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә, матур итеп җырларга, кыскасы, барысына да өйрәткән, шул ук вакытта  укытучы һөнәренә зур кызыксыну һәм хөрмәт уята алган, беркайчан да онытылмаячак беренче укытучым Мирзанурова Гүзәлия Барый кызы; безне әниебез кебек якын күргән, бүген дә һәркайсыбызның язмышы, тормышы белән кызыксынып, һәрдаим үзенең акыллы киңәшләрен биреп торучы, укытучы хезмәтенең бөеклеген үз эш-гамәлләре белән безгә төшендерә алган сыйныф җитәкчебез Мәхмүтова Лена Вәгыйз кызы шушы олуг та, мәртәбәле дә, мөһим дә, шул ук вакытта мактаулы да булган укытучы һөнәрен сайлавыма зур этәргеч бирделәр. Үземдә булган укытучы һөнәренә хас һәм кирәкле булган уңай сыйфатларым   шушы олуг шәхесләр тәэсирендә формалашты. Беренче укытучым Гүзәлия апа һәм шулай ук икенче класста укыткан шагыйрә Тәгзимә Мөхәметдинова да азкомплектлы мәктәпнең югарырак классларына еш кына мине укытучы итеп куя торган иделәр. Шунлыктан укытучы ролендә мин үземне 2 нче сыйныфта ук сынаганмын. Димәк, укытучыларым да, шул вакытта ук, мөгаллим һөнәренә хас булырга тиешле сыйфатларымны күргәннәр дигән сүз. Еллар узды, хыялым тормышка ашты: мин алар үрнәгендә башлангыч класс укытучысы һөнәрен үзләштердем. Ә соңрак урта мәктәптә безне үз балаларыдай күреп, үз канаты астына алган сыйныф җитәкчебез дә, шулай ук татар теле һәм әдәбияты укытучыбыз да булган Лена Вәгыйз кызы тормышымда, язмышымда әһәмиятле роль уйнады. Аның безнең өчен никадәр яхшылык, изгелек эшләвен сөйләп тә, язып та бетерү мөмкин түгел. Без, Лена апаның укучылары, аңа мең-мең рәхмәтлебез. Укытучы исемен горур йөрткән, укытучыга хас булырга тиешле бар сыйфатларны үзендә туплаган; тормышта үз юлыңны, үз кыйблаңны табарга, тормыш-көнкүрештә  очраган авырлыкларда үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген, килеп туган теләсә-нинди  ситуацияләрдән чыгу юлын табарга өйрәткән бөек шәхес тә ул. Шуның белән беррәтттән татар телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт, кызыксыну да тәрбияләде. Һәр дәресе кызык, мавыктыргыч, һәр үтелгән темасы тормыш белән бәйләнеп, реаль чынбарлыкта, ягъни үз тормышында булган хәл- вакыйгаларны мисал итеп алуы  тагы да үтемле була иде. Шулай итеп, укытучым миндә тел-әдәбиятка мәхәббәт кенә тәрбияләп  калмады, ә нәкъ аның кебек шул фән укытучысы булу теләге дә уятты. Теләк-омтылышым көчле булгандыр, инде берничә ел башлангыч классларда укытканнан соң, Яр Чаллы педагогия институтының филология бүлеген тәмамлап, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булдым.  Бу фәнне укыта башлавымның беренче елларында Лена апа миңа остаз да булды. Белем бирү серләренә төшендерде, киңәшләрен бирде. Шулай итеп, сыйныф җитәкчем алга таба хезмәттәшемә әйләнде: бергәләп балаларга тел-әдәбият буенча белем бирергә, телебезгә карата кызыксыну, әдәби әсәрләр аша тәрбия бирергә тырышып,  остазым үрнәгендә эшли башладым.

        ... Иртә. Салкын гыйнвар иртәсе. Тирә-юнь аклыкка төренгән. Табигатьтә кыш хакимлек итә. Минем яраткан ел фасылым. Талгын гына яуган мамык кебек йомшак карны, ап-ак тун кигән агач-куакларны, ап-ак калын юрган ябынып йоклап ятучы болын-кырларны күзәтә-күзәтә, кышкы матурлыкка соклана-соклана, мин мәктәбемә барам. Юл кырыендагы ике яклап тезелеп басып торучы купшы агачлар, нәни куаклар, миңа хәерле юл, эшемдә уңышлар теләп, һәркөн ак шәлләрен болгап озатып калалар һәм эшләрең уңышлы гына булдымы,  эш көнең яхшы гына уздымы дигән кебек каршы да алалар.

     Әйе, инде менә ничә ел шул юл буйлап сөенә-сөенә яраткан хезмәтемә ашыгам. Мәктәптә мине эчкерсез, кышкы аклыкны хәтерләтүче саф садә күңелле укучыларым каршы ала. Аларның, кочаклап алып, “Исәнмесез, апа”, “Хәлләрегез ничек?” дип күңел түрләреннән чыккан самими сүзләрен ишетүгә, үзеңнең бар борчу-мәшәкатьләреңне онытып, икенче бер дөньяга чумасың; укучыларның икенче әти-әниләре, ягъни алар белән бер гаилә булып яши башлыйсың. Башкача була да алмый. Чөнки мин – укытучы.

     Мин - бәхетле укытучы, чөнки тормышта үз урынымны дөрес билгеләп, бәхетемне үз яраткан хезмәтемдә - яшь буынны тәрбияләүдә таптым. Минем  өчен  укытучы - һөнәр  генә,  җәмгыятьтәге  урын, мавыккан  эш  кенә  түгел, минем  өчен  укытучы -  бөтен  тормышымның  мәгънәсе. Укытучы  булып  кына эшләмим, ә укытучы  булып  яшим. Мөгаллим  булу  миңа  бик  ошый. Минемчә, балалар  белән  эшләү – зур  бәхет  ул. Алар  гына  риясыз  ярата, шул  яратулары  белән  укытучыга  канат  куя, илһамландыра, ышаныч  тудыра  ала. Укучыларым  белән  очрашуны һәрдаим  көтеп алам, әзерләнәм, аралашу  өчен  тиешле  сүзләр  сайлыйм. Минем  бар  эшчәнлегем  алар  өчен  генә. Укучылар  белән аралашу  миңа  чиксез  шатлык, рәхәтлек  китерә, чөнки  мин  аларга, алар  миңа  кирәк.

     Әмма һәр укучының үз мөмкинлеге, үз дөньясы. Ә ул дөньяны җимерергә ярамый. Минемчә, иң беренче, укытучы укучысының якын дусты булырга тиеш, аның белән бергә шатлансын, бергә кайгырсын, аны аңлый белсен.

Яңа гына эшли башлаган елларымда укучыларыма бар нәрсәне белдерәсем килде. Нәрсә генә эшләсәм дә  нәтиҗәсе белән  канәгатьләнеп бетә алмый идем. Ни өчен?  Нишләргә кирәк?...

    Әйе, бу сорауларга җавап эзләгәндә кыенлыклар туа! Уйланулар вакыт, рухи көч таләп итә, үзеңне үзгәртергә мәҗбүр буласың.

    Яткан таш хәлендә калмас өчен нишләргә?  Минуты саен үзгәреп торган бу фани дөньяда гаиләңне, балаларыңны бер читкә куеп, замана сулышын эләктерергә тырышасың. Укучылар югары технологияләрне иярләгән дәвердә дәреслеккә, эшкәртмәләргә генә ябышып яту дөрес булмастыр. Хәзер замана таләпләренә туры килерлек итеп эшләргә, заман белән бергә атларга кирәк.

     Балалар һәр яңалыкны отып бара. Укучыларны кызыксындырыр өчен, проектлар төзеп, төрле презентацияләр әзерләп, җанлы, заманча дәресләр үткәрергә тырышам. Презентация ясый белә торган укучыларым да артканнан-арта бара, бергә-бергә эшләгәндә, компьютер өлкәсендә төрле яңалыклар белән дә алышабыз. Интернет аша күп мәгълүмат алырга өйрәнгән бүгенге көн балаларында матур әдәбият белән кызыксыну  тудыру -  минем төп максатларымның берсе.

         Шулай ук методик проблемам - укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү. Быелгы уку елында Н.В.Максимов, Г.Ә.Нәбиуллина, Ф.Ю.Юсупов, Ч.М.Харисов, Р.Р.Сәйфетдиновлар авторлыгында чыккан яңа дәреслекләр белән эшли башладым. Аларда иҗади фикерләү сәләтен үстерүгә ярдәм итәрдәй күнегүләргә зур урын бирелгән. Тел һәм әдәбият дәресләрендә  укучыларым иҗади, мөстәкыйль фикер йөртә, үз фикерләрен курыкмыйча әйтә беләләр.

     Иҗат эшчәнлегенә үзем дә зур игътибар бирәм, укучыларны да бу эшчәнлеккә тартырга тырышам. Бүгенге көндә бик күп иҗади хезмәтләрем бар. Үземне төрле жанрларда сынап карыйм. Бер генә вакыйга-күренешне, чараны, яңалыкларны, кешеләр язмышын игътибардан читтә калдырмыйм. Ә бит беренче иҗат орлыкларын күңелемә  алда телгә алынган үземнең тел-әдәбият укытучым Лена Вәгыйз кызы “чәчкән” иде. Шигырьләр язарга өйрәтеп, аларны мәктәптә чыгучы стенд-газеталарга урнаштыртты. Шуңа күрә үзем дә, шул фән укытучысы буларак, укучыларымны тере һәм тере булмаган табигатьне, андагы үзгәрешләрне күзәтергә, матурлыкны,  кешеләрдәге уңай  якларны күрә, тоя, тасвирлый белергә, һәрнәрсәгә карата үзфикерле булырга өйрәтәм, аларны иҗат эшчәнлегенә юнәлтергә, иҗат серләренә төшендерергә тырышам.

     Укучыларым арасында бик матур шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр язучылар  бар. Аларның эшләре  “Актаныш таңнары”, “Көмеш кыңгырау”, газеталарында басыла, мәктәп, район, республикакүләм конкурсларда катнаша. Укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерергә, дәрес буена уйланырга, һәрдаим эзләнергә, үзләре тапкан җавапларның дөреслеген исбатларга, язучы иҗатына дөрес итеп анализ ясарга, тәнкыйтьли белергә; образларга төгәл, тулы характеристика бирергә; дөресрәге, иҗади эшчәнлек аша тәрбияләргә тырышам.

     Һәм иң мөһиме –  программага кертелгән әдәби әсәрләр аша  аларда гасырлар буе үзгәрмичә килә торган гомумкешелек сыйфатларын - гаделлек, миһербанлылык, игелеклелек булдырырга телим. Дәрестә  һәр бала актив катнаша, үзен шәхес итеп тоя, аңарда үз көченә ышаныч арта, лидерлык сыйфатлары күренә.

    Адәм баласы аралашмыйча яши алмый. Уку-укыту эшчәнлегендә бүгенге көндә әһәмиятле урын алган Сингапур методы укучыларны аралашырга, тыңларга, белемне үзең таба белергә өйрәтә. Укучылар төркемнәрдә бер-берсенең уй-фикерләрен тыңлап, уртак эш башкаралар. Алар актив, аралашучан,  үзләренә, иптәшләренә бәя куялар, үз фикерләрен курыкмыйча әйтәләр.

    Укучы укытучы биргәне белән генә канәгатьләнмичә, үзенең белгәннәренә таянып, яңаны үзләштерергә өйрәнсен. Укытучысын, ягъни үзен уздырган укучылары белән горурланырга тиеш ул педагог. Шул вакытта гына үсеш булачак.

     Тагын үз эшчәнлегемдә бер максатны алга сөрәм. Ул -  укучыларга сәяси  тәрбия бирү. Үзем дә бик күп еллар авыл тарихы белән кызыксынам,  мәгълүматлар туплыйм; һәр өлкәне аерым-аерым өйрәнәм. Мәсәлән: мәгариф өлкәсе, дин, мәдәният, инкыйлаб, инкыйлабка кадәр булган авыл тормышы, колхозлашу еллары, Бөек Ватан сугышы чоры, тыл һәм сугыш ветераннары, сугыштан соңгы чор, авылның күренекле шәхесләре. Өлешчә генә булса да авыл тарихын яздым; бик күп сугыш һәм тыл ветераннарын барладым һәм  Хәтер китабын кулъязма рәвешендә төзедем.

     Тарих белән бәйле материаллар, район авылларындагы вакыйгалар, район җирлеге авылларының күренекле шәхесләре турындагы язмаларым белән “Актаныш таңнары” газетасы аша райондашларымны даими таныштырып торам. Шушы мәгълүматларымны татар теле һәм әдәбият дәресләрендә дә уңышлы кулланам. Алар аша укучыларымда тарихыбызга, үткәнебезгә кызыксыну, күренекле шәхесләр белән горурлану хисе тәрбиялим. Болар балалар өчен бик тә кызыклы. Укучылар мондый мәгълүматларны йотлыгып тыңлыйлар, үзләрен кызыксындырган күп кенә сорауларын да бирәләр.

     Шулай ук 2002 нче елдан бирле  бик күп экспонатлар тупланып килгән Туган як музей-почмагы урынына 2014 нче елның август аенда аерым бүлмәдә музей оештырдым. Анда 13 елга якын авыл кешеләре ярдәме белән җыйналган тарихи материаллар, экспонатлар урын алды. Балалар бу музейда еш булалар. Шагыйрь, яисә язучы әсәрләрен өйрәнгәндә кулланылган, укучылар өчен таныш булмаган, үз күзләре белән күрмәгән предметларны музейда күреп таныша ала, яисә дәрескә алып килеп күрсәтергә дә мөмкинлек бар. Әдәбият һәм тарих аерылгысыз. Шулай булгач, без тел-әдәбият фәнен иярләүчеләр өлешчә генә булса да тарих укытучысы булып та торабыз.

     Мәктәп элек-электән авылның көзгесе булып торган. Ә авыл укытучысы һәрвакыт иң мөхтәрәм, иң абруйлы кеше саналган. Мин- шушы статусны горур йөртүче авыл укытучысы. Авыл укытучысы ул -  сәнгать кешесе - артист та булырга тиеш, ә укучылар -  тамашачылар. Авыл ул үзеннән үзе  сәнгатькә тарта, илһамландыра. Мин мәктәптә генә түгел, ә авыл мәдәният йортында да чаралар оештырам, аларда катнашам. Бәйрәм - чараларда катнашу кешене рухи яктан баета, сәхнә культурасына өйрәтә дип уйлыйм. Чараларга балаларны да тартам. Бу алар өчен зур бер тәрбия булып тора.

     Сәләтле балалар әз түгел. Һәр укучы – мәктәп галәмендә ачылмаган йолдызчык, ләкин без – укытучы исемен йөртүчеләр аларны вакытында күрмәсәк, бу йолдызлар сүнәчәк. Класс җитәкчесе буларак та укучыларның сәләтләрен ачырдай, аларга тәрбия бирердәй чаралар, бәйгеләр, бәйрәмнәр оештырырга тырышам.

     Югарыда әйтеп узган эш алымнарым, билгеле бер дәрәҗәдә, миңа ярдәм иттеләр: башка фәннәрдән югары билге  ала алмаган укучылар да татар теле һәм татар әдәбиятыннан кызыксынып, фәнгә керешеп китеп, тырышып укыйлар. “Апа, өстәмә дәрес алыгыз әле, шул әсәрне тиз генә укып бетерик әле” дигән сүзләрне еш ишетәм. Педагогик киңәшмәләрдә, берләшмә утырышларында, җыелышларда  укучыңны мактап телгә алалар, ул ниндидер уңышка ирешкән  икән, читенсенеп кенә булса да кош тоткандай сөенәсең. Әле ярый иренмичә эшләгәнмен, дип уйлыйсың. Димәк, минем хезмәтем юкка чыкмады, ә тырышлыгым,  уңышларым укучыларымда чагылыш тапты. Ә бу - укытучы өчен зур бәхет.

     Әйе, бүген мин  бәхетле! Укучыларыма карыйм да сөенәм!.. Үзем өйрәткән әдәп, әхлак, намус, шәфкать, изгелек, кешелеклелек, сафлык, гаделлек, яхшылык сыйфатлары күрәм мин аларда. Киләчәктә, һичшиксез, чын Кеше булырлар – мин моңа ышанам! Минем  укучым – бу  гади  генә  укучы  түгел, ул -  кызыксынучан, омтылучан,  таләпчән, татар халкының горурлыгы булырлык күпкырлы шәхес, туган телен дәверләргә алып баручы кеше. 

      ...“Тормышта бердәнбер бәхет - һәрвакыт алга омтылыш” ди Э.Золя. Бу гыйбарә белән дә килешми мөмкин түгел.

       Эшли башлагач, алган белемнәре белән генә чикләнеп яшәргә тиеш түгел чын мөгаллим. Ул көн дә үз белемен күтәрү өстендә эшләргә, тормыш казанында кайнарга тиеш. Югыйсә, борынгылар юкка гына: «Кем алга бармый, шул артка тарта», — димәгән. Белеме аз, укырга яратмаучы, белемен баетмаган укытучы үз укучыларын да күп нәрсәгә өйрәтә алмый, дип саныйм. Тар карашлы укытучы үзе кебек тар фикерле укучы гына тәрбияләп чыгара алачак. Димәк, укытучы гомере буена үзлегеннән укып белемен арттырырга, үз өстендә эшләргә, ягъни киң эрудицияле булырга тиеш.

      Әлбәттә, укытучы хезмәте авыр. Әмма шул ук вакытта кызыклы да, мавыктыргыч та. Ул чиктән тыш күп иҗат мөмкинлекләре бирә. Укытучы булу кыен, әмма мөмкин. Иң мөһиме: укытучы бәхетле булу серләренә өйрәтергә тиеш, югыйсә, үзе бәхетсез булган укытучы беркайчан да бәхетле укучылар тәрбияли алмаячак. Бәхетле педагогның укучылары мәктәптә рухи канәгатьләнү хисләре кичерә, алар гел хәрәкәттә, иҗат итә, үзләрен яратканнарын һәм аларга изгелек кенә теләгәннәрен тоеп яши. Моннан 2000 еллар элек үк Сократ та: «Һәрбер кеше күңелендә кояш яши, бары тик аңа яктылык тарату мөмкинлеге бирегез», — дигән. Безнең һәркайсыбыз күңел җылысын, ярату хисен башкаларга бирә ала. Шуңа күрә, укытучы, кояш кебек, күбрәк елмаерга тиеш. Укытучы мөгаллимлек юлында ниндидер биеклекләргә ирешим дисә, «үз эшеңә мәхәббәт + иҗади күтәренкелек + компетентлык + алдан күрүчәнлек» формуласын кыйбла итәргә тиеш. Ә уңышка ирешүнең төп формуласы — танылу, ягъни куйган хезмәтеңнең нәтиҗәсен укучыларыңның, ата-аналарның, әйләнә-тирәдәгеләрнең күзләрендә очкыннар итеп күрү шатлыгы ул. Хәзерге заман укытучысы беркайчан да ирешелгәннәргә генә канәгатьләнеп калырга тиеш түгел, ул һәрвакыт алга карарга, заман белән бер сафта барып, гел эзләнеп яшәргә тиеш. Чөнки, син – Укытучы!

 

Мин бәхетле шуның белән:

                             Яраткан хезмәтем бар!

Мин бәхетле шуның белән:

  Җәмгыятьтә үз урыным бар!

Мин бәхетле шуның белән:

Үз иткән укучыларым бар!

Мин бәхетле шуның белән:

Укытучы дигән бөек исемем бар!