Әдәби әсәргә гомуми анализ буенча киңәшләр

Әдәби әсәргә гомуми анализ буенча киңәшләр

(Д.Заһидуллина буенча)

1. Әсәрне иҗат иткән язучының кайсы чорда, нинди шартларда яшәгән һәм иҗат иткәнлеген исәпкә ал. Язучы иҗат иткән тарихи шартларны билгеләгәндә генә, әсәрдәге вакыйгаларга, андагы образларга, тел, стиль һәм милли үзенчәлекләргә дөрес бәя бирергә мөмкин. Монда ук әсәрнең кайсы елда язылуын күрсәт.
2. Әсәрнең нинди жанрда язылуын һәм бу жанрның үзенчәлекләрен ачыкла. Һәр жанрның үзенең анализ элементлары, аермалыклары барын да истә тот.
3. Әсәрне дөрес итеп, игътибар белән укып чык. Кычкырып уку, эчтән уку, кеше укыганны күзәтеп бару, сайлап уку, йөгерек уку һ.б. форманы сайлый аласың.
4. Эчтәлекне сөйләп чык (тулысынча, өлешчә яки сорауларга җавап рәвешендә).
5. Әсәрне өлешләргә бүл (вакыйгаларның үзгәрүеннән, образларның гамәлләреннән, язучының фикерләре үзгәрүеннән чыгып, әсәрне өлешләргә бүлү – анализның мөһим элементы).
6. Әсәрнең төзелешен, композициясен күз алдына китер. Сюжетын билгелә: төенләнешен, вакыйгалар үстерелешен, кульминацион ноктасын, чишелешен ачыкла.
7. Әсәрнең темасын билгелә. Гадәттә тема анализның башында ук ачыклана. Әсәрнең нәрсә турында булуы, нинди хәлләрне ачыклавы, нәрсәгә багышлануыннан чыгып, аның темасы билгеләнә.
8. Әсәрдәге образларны, геройларны билгелә, аларны төркемлә, төп һәм ярдәмче образларга бүл. Аларның үзара мөнәсәбәтләрен, каршылыкларын, эшләрен күрсәт. Образларны сөйләмнәренә, тышкы кыяфәтенә, тышкы һәм эчке дөньяларына, характерларына бәя бир. Геройлар яшәгән, формалашкан мохиткә игътибар ит.
9. Әсәрдә булган сурәтләүләргә: чагыштыру, каршы кую, тасвирлау, әсәр телендәге образлы сүзләр, фольклор элементларына игътибар ит һәм аларның әһәмиятен ач.
10. Әсәрнең эчтәлеген үзләштергәннән соң, язучының төп фикерен – әсәрнең идеясен билгелә.
11. Әсәрне бербөтен итеп күз алдына китер, ягъни синтезла.
12. Әсәрнең милли үзенчәлеген, аның халыкчанлыгын, татар һәм дөнья әдәбиятында тоткан урынын билгелә.
13. Әсәр турында үзеңнең фикереңне әйт: ул нинди тәэсир калдырды?

Әдәби әсәргә анализ

1. Әсәр кайсы елда языла?
2. Әсәр язылган чорда илдә барган вакыйгалар.
3. Язучының иҗади югарылыгы (нинди әсәрләр язган, иҗат методы, нинди гаиләдә тәрбияләнгән, иң күренекле әсәре).
4. Әсәрнең жанры (роман, повесть, хикәя, новелла һ.б.) Ни өчен роман яки башка жанрга керүен дәлиллибез.
– Романда ике яки берничә герой һәм берничә сюжет сызыгы.
– Повестьта бер герой, бер сюжет сызыгы.
– Хикәядә бер күренеш, бер вакыйга, бер герой.
– Новелла – шул ук хикәя, ләкин ахыры көтелмәгәнчә тәмамлана.
5. Әсәрнең темасы.
6. Идеясе.
7. Проблемасы.
8. Сюжет элементлары.
9. Образлар системасы:
– төп образлар,
-ярдәмче образлар,
-актив образлар,
-пассив образлар.
10. Геройның портреты.
11. Образга якын булган интерьер.
12. Табигать күренешләре.
13. Әсәр кем исеменнән сөйләнә.
14. Әсәрнең теле.
15. Әсәрнең әһәмияте.

Аерым жанрлар буенча анализ

Чәчмә (эпик) әсәргә анализ тәртибе

1 нче вариант
1. Жанры (роман, повесть, новелла, хикәя һ.б.) һәм аны билгеләүче сыйфатлар.
2. Темасы (әсәр нәрсә турында?).
3. Конфликты (төп конфликт, ярдәмче конфликтлар; аларның үзара бәйләнеше; кульминациясе, чишелеше; эчке конфликт; характерлар һәм хәлләр арасындагы конфликт).
4. Сюжеты (аның үсеше, этәргеч көчләр; төп һәм ярдәмче сюжет сызыгы, сюжет элементлары).
5. Композициясе.
6. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче, актив һәм пассив, уңай һәм тискәре, конфликтта катнашучы геройлар, аларның үзара мөнәсәбәтләре, эш-хәрәкәтләре, төп сыйфатлары, автор тарафыннан аларга бирелгән бәяләмә).
7. Сурәтләү үзенчәлекләре (портрет; пейзаж; интерьер; автор яратып кулланган сурәтләү чаралары; хикәяләү формасы, ягъни кем исеменнән сөйләнүе һ.б.).
8. Персонажларның һәм авторның теле.
9. Әсәрнең идеясе (күтәрелгән темадан туган фикерләр).
  10. Әсәрнең әһәмияте (идея-эстетик кыйммәте, тәрбияви роле, әдәбиятта тоткан урыны һ.б.).

 

2 нче вариант
1. Жанры.
2. Темасы (әсәр нәрсә турында?).
3. Идеясе (автор нәрсә әйтергә теләгән?).
4. Проблемалар.
5. Сюжет элементлары (пролог – экспозиция – төенләнеш – вакыйгалар үстерелеше – кулминация – чишелеш – эпилог).
6. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче, актив һәм пассив, уңай һәм тискәре).
7. Портрет.
8. Интерьер.
9. Табигать күренешләре.
10. Әсәр кем исеменнән сөйләнә?
11. Әсәрнең теле.
12. Әсәрнең әһәмияте:
– эстетик кыйммәте,
– тәрбияви әһәмияте,
– әсәрнең татар әдәбиятында тоткан урыны.

 

Лирик әсәргә анализ тәртибе

1 нче вариант
1. Жанры (газәл, хат, эпиграмма, сонет, робагый һ.б.).
2. Тематикасы (пейзаж лирикасы, мәхәббәт лирикасы, фәлсәфи лирика, сәяси лирика һ.б.).
3. Идеясе.
4. Лирик шигырьләрдә шагыйрьнең эчке кичерешләре чагылу үзенчәлеге; герой образы һәм автор, гомум хисләрне тасвирлау.
5. Лирик герой, аның хисләре, кичерешләре, шомланулары, өметләре, рух диалектикасы.
6. Лирик әсәрнең композицион бердәмлеге (үзәк геройны ачучы төп поэтик детальләр, рефрен һ.б.). Сюжетсыз лирик әсәрнең композициясе (мәсәлән, фәлсәфи шигырьдә).
7. Тел-сурәт чаралары (метафора, эпитет, сынландыру, антитеза, янәшә кую, аллегорик-символик образлар һ.б.).
8. Интонациясе.
9. Ритмик төзелеше.
10. Әһәмияте.

 

2 нче вариант
1. Әсәрнең жанр төре.
2. Әсәрнең темасы (сәяси, мәхәббәт, фәлсәфи, пейзаж, гражданлык лирикасы һ.б.).
3. Әсәрнең идеясе.
4. Шагыйрьнең эчке кичерешләре чагылу үзенчәлеге (лирик герой һәм автор образы, гомуми һәм шәхси хисләрне тасвирлау һ.б.).
5. Әсәрнең теле, сурәтләү чаралары (метафора, чагыштыру, сынландыру, эпитет, гипербола һ.б.).
Стилистик фигуралар (кабатлау, риторик эндәш, риторик сорау, сүз төшереп калдыру һ.б.).
6. Әсәрнең интонациясе (сагышлымы, шатлыклымы, публицистикмы һ.б.

 

Драма әсәренә анализ тәртибе

1 нче вариант
1. Жанры (драма, трагедия, мелодрама, комедия, водевиль;, музыкаль комедия һ.б.), аны билгеләүче сыйфатлар.
2. Темасы (әсәрдә яктыртылган тормыш күренешләре).
3. Конфликты (төп конфликт, ярдәмче конфликтлар; аның персонажлар арасындагы мөнәсәбәтләрдә, аларның эш-хәрәкәтләрендә, уй-фикерләрендә һәм омтылышларында чагылышы).
4. Сюжеты (аның үсеше, төп сюжет сызыклары). Сюжет һәм композиция.
5. Образлар системасы (төп һәм ярдәмче; актив һәм пассив; уңай һәм тискәре; аларның сыйфатларын билгеләүче факторлар).
6. Драма әсәренә хас элементлар (персонажлар исемлеге, ремаркалар, декорация, диалог, индивидуаль сөйләм һ.б.) һәм аларның автор идеясен, образларны ачудагы роле.
7. Идеясе.
8. Әсәрнең әһәмияте (идея-эстетеик кыйммәте, тәрбияви роле, әдәбиятта тоткан роле).

 

 

2 нче вариант
1. Жанры.
2. Тема.
3. Идея.
4. Проблема.
5. Конфликт.
6. Сюжет элементлары.
7. Драма әсәренә хас элементлар:
– персонажларның исемлеге,
– ремаркалар,
– декорация,
– яктылыкның үзгәрүе,
– төсләр хәрәкәте,
– диалог,
– монолог.
8. Образлар системасы.
9. Сәнгатьчә эшләнеше.
10. Әсәрнең әһәмияте.

 

 

 

 

Әдәби образны тикшерү-бәяләү планы

1.Геройның әсәрдәге образлар системасындагы урыны.
2. Җәмгыять вәкиле буларак герой:
– иҗтимагый урыны;
– тышкы кыяфәте;
– тормышка карышы, кызыксыну даирәсе, гадәтләре;
– эшчәнлек сферасы, омтылышлары;
– башкаларга йогынтысы.
3. Геройның эчке дөньясы:
– башкаларга мөнәсәбәте;
– эчке кичерешләре, уй-фикерләр юнәлеше.
4. Авторның геройга мөнәсәбәте.
5. Әсәрдәге геройның аерым сыйфатлары ничек тасвирлана:
– портрет ярдәмендә;
– автор сыйфатламасы аша;
– башка геройлар бәяләмәсе аркылы;
– лирик чигенешләр, пролог, биографик моментларга тукталу эчендә;
– эш-гамәлләре мисалында;
– сөйләмдә;
– башка катнашучылар янәшәлегендә;
– әйләнә-тирәне тергезү белән.

 

Образга характеристика планы

1. Портреты.
2. Чыгышы.
3. Аны тәрбияләгән шартлар.
4. Шәхси кичерешләр.
5. Дөньяга карашы.
6. Кешеләр белән мөнәсәбәте.
7. Сыйнфый йөзе.
8. Рухи байлыгы, омтылышы.
9. Әсәрдәге конфликтлар, аларны хәл итүдә геройның роле.
10. Образны бирүдә кулланылган сурәтләү чаралары.
11. Нәтиҗә.

 

Әсәргә лингвистик анализ

Чәчмә әсәргә лингвистик анализ

1. Җөмлә кострукцияләре (гади, кушма, ким,…)
2. Синоним, антоним, омоним кулланылышы.
3. Сүз төркемнәренең кулланылышы.
4. Мәгънәви үзәк (бер җөмлә, сүзтезмә, кечкенә абзац булырга мөмкин).
5. Халык авыз иҗатын куллану.
6. Риторик җөмләләр (җавап таләп ителми, уйландыра торган сорау җөмләләр).
7. Диалекталь материаллар.
8. Тел-сурәтләү чаралары.
9. Әсәрнең гомуми интонациясе (моңсу, сагыну, үкенү).
10. Символик образларның бирелеше.
11. Табигать күренеше, портретның бирелеше.

 

Драма әсәренә лингвистик анализ

1. Диалогларның бирелеше.
2. Декорация теле (детальләрнең тыгызлыгы, функциясе).
3. Образларның бирелеше (тирән һәм схематик).
4 Авторның катнашу миссиясе. Текстка ничек керә? (ремаркалар аша шартлы образ, сынландыру аша).
5. Әсәрнең динамикасы нәрсә хисабына ирешелә? (персонажларның хәрәкәтләре, декорациянең тиз алышынуы, сөйләм үзенчәлеге, ремаркалар бирелеше).
6. Эчке монолог.
7. Мимиканың, сүзсез хәрәкәтләрнең роле.
8. Пәрдәләргә, күренешләргә, бүлекләргә бүлүнең әһәмияте.

 

Тезмә әсәргә лингвистик анализ

 

1. Образлар табу.
2. Һәр юлдан логик басымлы сүзне табу.
3. Логик басымлы дүрт сүзне тезеп куеп мәгънә табу.
4. Һәр юлдан сузык һәм тартык авазларны табу.
5. Һәр юлдан р, л ны санап алабыз(юлның яңгырашын тәэмин итәләр).
6. Һәр юлдан сузык+борын авазы комбинациясен табу.
7. Йомык авазларны табу (йомык аваз хисабына фразалар киселә).
8. Лексик дәрәҗә, тел-сурәтләү чаралары.
9. Шигырьнең мәгънәви үзәге (сүз, ымлык, сүзтезмә, метафора).
10. Шигырьнең теле.
11. Шигырьнең язылу сәбәбен күрсәткән строфаны табу.
12. Ни өчен шундый исем бирелгән?
13. Барысы ничә сүз? Шуларның күпмесе актив, пассив?
14. Ничә конкрет , ничә абстракт исем?
15. Конкрет исемнәр кайсы поэтик образны ачыклый?
16. Фигыльләр.
17. Сыйфатлар.
18. Исем, сыйфат, фигыль, алмашлык – кайсы күбрәк? Нинди төсмер бирәләр?

Мастер-класс

Мастер-класс

Тема:

"Критик фикерләү технологиясе" "Матурлык"

Автор: Никитино урта гомуми белем мәктәбенең

беренче категорияле татар теле һәм

әдәбияты укытучысы

Кильмухаметова Лилия Мансур кызы

2016

Мастер-класс

Тема : «Матурлык”

Автор: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кильмухаметова Лилия Мансур кызы, 1кв. категория

Максат:

1. “Матурлык” төшенчәсен ачыклау, төрле аспектлардан күзаллау;

2. Сөйләм эшчәнлеге төрләре буенча эш барышында телдән сөйләм күнекмәләрен ныгыту; аларда мөстәкыйль һәм иҗади фикер йөртү,чагыштыру,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыру.

Җиһазлау: презентация “ Матурлык”, аудиозапись, индивидуаль битләр, кагазъ битләре, карандаш.

Мастер-класс барышы.

Критик фикерләү технологиясе (Слайд №1)

Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле хезмәттәшләр! Мин үз дәресләремдә критик фикерләү технологиясен уңышлы кулланып эшлим. (Слайд №2)

Сыйныфта фикерләргә иренгән, фикере булса да, ялгыш җавап бирүдән курыккан балалар байтак иде. Максатым аларны “уяту” һәм иҗади эшкә тарту булды. Өйрәтү авыр булса да, тора-бара мондый эшләр гадәти күренешкә әйләнеп, укучыларым мөстәкыйль фикер йөртүдән курыкмый башладылар. (Слайд №3)

Ни өчен бу технологияне кулланам? Чөнки, бу технология укучыларда укуга кызыксынуны һәм активлыкны, логик фикерләү сәләтен, фикерләрен дәлилли белү күнекмәләрен, сөйләм телен үстерә.

Критик фикерләү сәләтен үстерү технологиясендәге яңалыклар:

яңа идеяларны кабул итүгә әзерлек

үз фикерләвеңдә хаталарсыз эшләргә омтылу

мөмкин булган кадәр дөрес һәм ялгыш арасындагы аерманы таба белү

нигезләнгән һәм нигезләнмәгән хаталарны аеру һ.б.

Критик фикерләү сәләтен үстерү технологиясе 3 фазадан тора:

1 нче фаза – чакыру ( вызов )

2 нче фаза – яңа мәгълүматны аңлау,төшенү

3 нче фаза - рефлексия

Хөрмәтле хезмәттәшләрем, мин сезгә шушы технологиянең берничә элементын күрсәтеп китәргә телим.

Үз эшемнең эпиграфы итеп мин бу сүзләрне сайладым: “Сөйлә миңа – мин онытырмын, күрсәт – истә калдырырмын, кызыксындыр - өйрәнермен”. 

1.Оештыру.

Дәрестә укучыларның эшчәнлеген активлаштыру өчен

кечкенә психологик тренинг уздырып китәсем килә.

Һәр кешегә бер формада кәгазь битләре таратыла.

Укытучы:

Күзләрегезне йомыгыз һәм кулыгыздагы кәгазъ битләрен ертыгыз. Күзләрне ачыгыз, кәгазъ битләрне алыгыз һәм өскә күтәрегез, биттәге бизәкләр бер-берсенә охшаганмы?

Һәркем индивидуаль шәхес. Әйе, һәркемнең үз фикере бар.

Бүгенге дәрестә сез миңа булышырсыз дип уйлыйм һәм үз фикерләрегезне, серләрегезне әйтергә оялмассыз.

 

2.Төп өлеш. (Слайд №4)

Кереш.- Әйдәгез без сезнең белән экранда фотосүрәтләрне карап китик әле. Нәрсәләр күрсәтелгән? (Слайд №4)

Җавап: табигать, кеше, ут.

-Уйлап карагыз әле бу 3 фотосүрәтне нәрсә берләштерә. (Матурлык)

Мастер – классның темасы нинди булыр дип уйлыйсыз? (Нәрсә ул Матурлык?)

Авыр булса да, дәреснең максатын әйтеп карагыз әле. (“Матурлык” төшенчәсен ачыклау, төрле аспектлардан күзаллау; сөйләм күнекмәләрен ныгыту,чагыштыру,нәтиҗә ясау кебек күнекмәләрне формалаштыру.)

Теманы ачыклау. (Слайд №5)

А) - Әйдәгез без сезнең белән беренче фотосүрәттән башлыйк. Кабатлау булса да, нәрсә сүрәтләнгән бу слайдта? (Табигать)

Кыскача гына әйтеп китәсем килә. Укучыларга табигатьне күреп түгел, ә тыңлап күз алдына китерергә тәкъдим итәм . (Слайд№ 6)

Моның өчен сыйныфны 4 төркемгә бүлеп, рәсем буенча һәр ел фасылы турында шигырь яисә кечкенә генә хикәя төзергә кушам.

Кыска вакыт эчендә укучылар бик матур шигырь-хикәяләр иҗат итеп өлгерәләр. (Слайд №7)

Димәк, беренче фотосүрәттә табигатьнең матурлыгы сүрәтләнгән.

(Слайд№ 8)

Б) - Ә икенче фотосүрәтнең асылы нидә икән? Моны ачыклар өчен мин сезгә шигъри юллар әзерләп килдем. Игтибар белән тыңлагыз әле. (Слайд№ 9)

2. ...Очар баннар, күбәләктәй, бу шәмгә.

Ояла күз, карап булмый гүзәлгә.

Кашы җәя аның, ә керфеге – ук,

Бу җәй һәм бу ук җирдә бүтән юк...

Кем язган бу юлларны? Исемен искә төшерегез әле. (Слайд №10)

(Котб “Хөсрәү вә Ширин”, Шириннең сихри гүзәллеге)

- Димәк, нәрсә турында язылган бу шигъри юлларда? (Слайд № 11)

Бик дөрес, кешенең тышкы матурлыгы турында. (Слайд № 12)

В) Өченче фотосүрәткә игътибар итик. Аның эчтәлеген ачыр өчен Әмирхан Еники иҗатына мөрәҗәгать итербез. (Слайд № 13)

Мин сезгә аның бер әсәреннән өзекне тыңлатасым килә. (запись)

“Бәдретдин әнисенең ямьсезлегеннән, гариплегеннән,бабасының сукырлыгыннан, әтисенең мескенлегеннән дә уңайсызланмый.Бу кимчелекләрне ул бөтенләй күрми.Өйдәге бу мескенлекләр зур мәхәббәт астында күмелеп калалар.Шушы өй эчендәге хәерчелек, ятимлек эченнән,чәчәк кебек, бу кешеләрнең үзара татулыгы. Яратышуы дөньяга ямь, гүзәллек өсти.”

- Өзек нинди әсәрдән? Өзектә нәрсә турында сүз бара?

Димәк, өченче фотосурәттә кешенең эчке матурлыгы сурәтләнгән.

Шушы биремгә нәтиҗәне кластер аша ясыйк. (Слайд №14)

Критик фикерләү технологиясенең төрле ысуллары бар: “кәрзин” ысулы, инсерт, “алты эшләпә” ысулы, дидактик уен, төркемнәрдә дискуссия оештыру, синквейн. Сезнең игтибарыгызга кластер ысулы.

Бу инглизчә “тәлгәш”, “бер үзәктә туплану”, ягъни тексттагы фикерләрне, төшенчәләрне аерып алу һәм аларның мәгънәви бәйләнешен график сурәттә күрсәтү дигән сүзне аңлата. Бу ысулның өстенлеге шунда, ул сыйныфтагы һәр укучының дәрес дәвамында фикер йөртүен, эшләвен таләп итә. Эш түбәндәгечә оештырыла. Менә нинди кластер бездә килеп чыгырга тиеш. (Слайд № 15)

 

3.Йомгаклау.

-Димәк без бүген сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?

Нәтиҗә: кеше һәр яктан гүзәл булырга тиеш (Слайд № 16)

Хәзер һәрберегез бер сүз белән матурлык нәрсә ул дигән сорауга җавап бирергә тиеш.

Әйдәгез Синквейн төзик. (слайд № 17)

(Синквейн - биш юллы шигырь. Тәртибе түбәндәгечә булырга тиеш:

Беренче юлга бер сүз языла. Бу – исем, ягъни синквейнның темасы.

Икенче юлга ике сыйфат языла. Болар теманы ачарга ярдәм итә.

Өченче юлга өч фигыль языла. Темага бәйле эш-хәрәкәтне ачарга булышалар.

Дүртенче юлда тулы бер фраза языла. Ул укучының үз фикере яисә берәр цитата, афоризм булырга мөмкин.

Соңгы бишенче юлда төп сүз – резюме языла. Ул теманы аңлата, укучының үз мөнәсәбәтен чагылдыра.


 

“Синквейн” сүзе французча шигырь дигәнне аңлата.


 

Бу билгеле бер кагыйдәләргә нигезләнгән иҗади эш формасы. Ул кыска төшенчәләр кулланып, укыган материал буенча нәтиҗә – резюме чыгарырга ярдәм итә. Сүзнең тәмен тоеп, иң кирәклеләрен генә сайлап, үз фикереңне оста һәм кыска итеп әйтеп бирү сәләтен үстерүдә аның роле зур. Укучылар өчен ул кызык, чөнки эзләнәләр, уңышларын күреп шатланалар.

( Слайд № 18)

Менә шул кагыйдәләргә нигезләнгән синквейннарны без хәзер тыңлап узыйк.

Матурлык

Ягымлы, игелекле.

Шатландыра,кызыктыра, күңелгә рәхәт бирә.

Адым саен бездә матурлык!

Гүзәллек.

Матурлык

Зифа, нәфис

Дулкынландыра, рухландыра, хыялландыра

Матурлык туйда кирәк!

Чибәрлек

 

Матурлык

Сылу, файдалы.

Явызлыктан саклый, коткара кара уйлардан.

Бай безнең заман матурлыкка!

Ямьлелек.

 

Шулай, Матурлык – бик тирән мәгънәле төшенчә ул. Сез дә аны һәрберегез үзенчә аңлый.

Матурлыкны табигатьтә күрәбез, кеше күңеленең матурлыгы, беренче мәхәббәт һәм, кайберегез матурлыкны шушы тыныч тормышта, илнең иминлегендә, әти-әниләрегезнең җылы кочагында иркәләнеп, үз туган телендә белем алуда күрә. (слайд № 19)

Көн саен шушы дөньяның якты кояш нурларын күреп тормыш итү - үзе зур матурлык.

Матурлык һәркайда, аны күрә, тоя белергә генә кирәк.

Матурлыкны таный белергә өйрәник!

 

 

Әдәби әсәргә заманча анализ

Әдәби әсәргә заманча анализ
мастер – класс

 

 (1слайд) “Сәнгать төре булган әдәби әсәр укучы тарафыннан төрлечә кабул ителү, аңлау-шәрехләнү мөмкинлегенә ия. Шуңа күрә дә әдәби әсәрне анализлауның төгәл схемасын булдыру бик авыр. Бигрәк тә мәктәптә, әдәбият дәресләрендә. Әдәби әсәрне мәктәптә анализлауның нигезендә һәрвакыт әдәбият белеме эшләгән анализ, теоретик материал ята, ләкин мәктәп анализы фәнни анализдан таррак, сайланма була, әсәрнең һәр өлешен бөртекләп өйрәнүен таләп итми.

Моннан тыш, анализ ясау вакытында, әсәрнең аерым яклары – сюжет-композициясе, психологизм Һәм башкалар турында җентеклерәк сөйләшү алып барырга кирәк”. (“Әдәби әсәргә анализ” Д.Ф.Заһидуллина һ.б.)

Дәрестә әдәби әсәрне анализлау барышында түбәндәге бурычлар куела:                                          -укучыларның танып-белү һәм текст  белән мөстәкыйль эшләү күнекмәләрен активлаштыру;

-әдәбият теориясеннән һәм әдәбият тарихыннан булган белем һәм күнекмәләрне үстерү;

-әдәби әсәрнең сәнгатьчә эшләнешен, темасын, тормыш материалларын һ.б. танып-белү күнекмәләре формалаштыру, сәнгатьчә эшләнештән иң әһәмиятле үзенчәлекләрне билгеләү;

-укучыларның иҗади фикерләү сәләтен үстерүдә, күргән-белгәннәр һәм укыган-өйрәнгәннәр  турында логик эзлекле итеп язма һәм телдән белдерергә өйрәтү, матур әдәбиятны сүз сәнгате буларак танып-белү.

 

(2слайд) Күп белүгә караганда да, аз белдереп, эзләнү орлыгын салу  һәм эзләнгәнен табарга юллар күрсәтү – мөгаллим бирә торган хезмәт-  ләрнең иң кадерлесе, иң зурысыдыр. Галимҗан Ибраһимов

(3слайд)-Г.Кутуй портреты.

Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәрен өйрәнү.

(4слайд) Максатлар:1) дидактик-повестьта күтәрелгән төп мәсьәләне билгеләү; анализ юлы белән сөйләм үстерү дәрәҗәсенә әзерләнү;2) үстереш- фикерләүнең чагыштыру,гомумиләштерү алымнары аша үзаллы фикер йөртү,нәтиҗәләр эшләү сәләтләрен үстерү;3) тәрбияви-укучыларны зур тормышка әзерләү; иҗади фикер йөртергә сәләтле шәхесләр тәрбияләү.

Җиһазлау.Г.Кутуй портреты,”Тапшырылмаган хатлар” әсәре,төркемнәрдә эшләү өчен таблицалар.

Дәрес барышы.

I. Психологик уңай халәт тудыру.

-Укучылар, өйгә бирелгән сорауларны карап чыгыгыз әле. Бу сорауларга җавапны бер җөмлә белән ничек әйтер идегез? (җаваплар тыңлана.)

II.Уку мәсьәләсен кую.

-Димәк, без бүген дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?

-Мәхәббәт һәм гаилә мәсьәләләрен чишүнең максатларын билгелик. Нинди максатлардан чыгып эш итәбез? Безгә бу теманы ачу ни өчен кирәк?

Укучыларның җаваплары:

(5слайд) -гаилә,мәхәббәт,әхлак темалары- мәңгелек темалар. Алар киләчәктә безне дә читләтеп үтмәячәк. Бу темага сөйләшү безне зур тормышка әзерләүгә бер адым булып тора;

-тормышта ялгышлыклар,хаталар эшләмәскә өйрәтә;

-фикер йөртергә фикерне дәлилли белергә өйрәтә,

-сөйләм үстерү өстендә эш-сочинение язарга әзерлек дәресе булып тора.

(Бер укучы дәреснең максатларын әйтеп чыга)                       

III.Уку мәсьәләсен чишү.

(6слайд) - алдыбызга куелган максатларга ирешүне, өйгә бирелгән сорауларга җаваплар бирүдән башлыйбыз.

1. “Тапшырылмаган хатлар” повесте ничә хаттан тора? Әсәрнең жанр үзенчәлеген билгеләгез.

Җавап: дүрт хаттан тора: эпистоляр – хатлар формасындагы жанр.

2. Ни өчен автор бу жанрны сайлаган? Ничек уйлыйсыз?

Җавап: үзәк геройларның психологик кичерешләрен, уй –фикерләрен бирү өчен: Галия хатлар дәвамында шәхес буларак ачыла; хатлар кешенең чын йөзен ачарга ярдәм итәләр; хат авторының саф, ихлас уй-фикерләре әсәрдә сурәтләнгән вакыйгаларга укучыны ышандыра һәм башкалар.

3.Автор ни өчен әсәрен “Тапшырылмаган хатлар” дип атаган?

Җавап: адресатына тапшырылмыйлар.

4. Хатлар эчтәлегенә бәйле төп вакыйгаларны санагыз. Повестьның эчтәлеген исегезгә төшерегез.

Җавап:

1  нче хат – Галия белән Искәндәрнең очрашуы; Искәндәрнең хыянәте (мәхәббәт кешегә шатлыклар гына түгел, көенечләр дә китерә).

2 нче хат – Галия белән Искәндәрнең өйләнешүләре; балалары тууы, аерылышулары. Аерылышуның төп сәбәбен Галия “идеяләр сайланышы туры килмәүдә” күрә.

3 нче хат – Галиянең Әдрәс авылына балалары белән эшкә баруы; врач булып эшли башлавы; авыл халкының хөрмәтен казануы.

4 нче хат – совет хатын – кызларының гүзәл образлары сурәтләнүе; Вәли белән Галиянең очраклы очрашулары.

Автордан – автор аларнаң матур гаилә корулары турында укучыларга шатланып хәбәр итә.

5. Димәк, автор әсәрдә нинди мәсьәләләр күтәрә?

Җавап: гаилә, мәхәббәт, әхлак.

6.Күтәрелгән мәсьәләләрне чишү өчен автор нинди әдәби алымнар куллана?

Җавап: хат язу формасы; каршы кую, чагыштыру; публицистик чигенешләр белән Галияне урап алган тормышны күрсәтү; әсәрдә сурәтләнгән заманның рухын бирү.

7. Ә шулай да кайсы әдәби алым күтәрелгән мәсьәләләрне чишәргә күбрәк ярдәм итә?

Җавап: каршы кую, чагыштыру.

8. Гадел Кутуй кемнәрне чагыштыра, бер-берсенә каршы куя?

Җавап: Галия – Искәндәр, Искәндәр – Вәли, Вәли – Галия.

(7слайд) 9. Төркемнәрдә эш.

1 нче төркем. Галия һәм Искәндәр образларын чагыштырырга. 

2 нче төркем. Вәли һәм Искәндәр образларын чагыштырырга.

3 нче төркем Галия һәм Вәли образларын чагыштырырга.

Һәр төркемгә, образларны чагыштырып нәтиҗә ясау өчен, таблицалар бирелә.

(8слайд) 10. Җавапларны тыңлау.

 

Искәндәр

Галия

Вәли

1Тышкы матурлык

 

 

 

 

2Эчке матурлык

 

 

 

 

3.Зур тормышка әзерлек:

-гаилә коруга караш

 

 

 

-бала тәрбияләүгә караш

 

 

 

-мәхәббәткә караш

 

 

 

 

-4.Идея сайланышы:

-тормышка караш, аны кабул итү

 

 

 

-укуга,белемгә караш

 

 

 

-хатын-кызга мөнәсәбәт

 

 

 

-ир-атның бурычы

 

 

 

 

5.Хезмәттә,гаиләдә бәхет табу

 

 

 

6Тормышта үз урыныңны табу

 

 

 

 

11.Нәтиҗәләр эшләү.

1нче төркем.

Галия белән Искәндәр арасында аерма зур. Алар хисләрен сынамыйча кавышалар. Ә бу гаилә, туачак балалар алдында зур җавапсызлык . Тышкы матурлык- аларның уртак яклары. Әмма тышкы матурлык кына гаилә корырга сәбәп түгел.

2 нче төркем.

Галия белән Вәлинең охшаш яклары күп. Аларның эчке дөньялары бай, эчтәлекле. Мәхәббәт, гаилә, бала тәрбияләү мәсьәләләрендә карашлары бер. Алар өчен гаилә- изге оя. Икесе дә һәр кеше гаилә корырга, балалар үстерергә бурычлы дип карыйлар. Галия белән Вәли әсәрдә алдынгы карашлы кешеләр итеп сурәтләнгән. Алар корган гаилә ныклы,бәхетле булачагы һичшиксез.

3нче төркем.

Вәли белән Искәндәр образларын берләштергән нәрсә - бер заман кешеләре. Ләкин алар капма-каршы характерлы кешеләр.Искәндәр - вак кеше,керле җанлы. Вәли –көчле рухлы,ихтыяр көченә ия булган шәхес. Ул тормыш белән бергә атлый. (9слайд)

12. Ә хәзер әйтелгәннәргә йомгак ясыйк.

-Гадел Кутуй образларны чагыштыру, каршы кую юлы белән укучыларга нәрсә әйтергә теләгән?

(10слайд) Җаваплар тыңлана һәм тактага языла бара:

-гаилә кору –җитди һәм җаваплы эш;

-мәхәббәттә бер-береңә тугрылык кирәк;

-үзең турында гына уйлау- эгоизм;башкаларны да бәхетле итәргә, шатлык китерергә кирәк;

-һәр кеше гаилә корырга,балалар үстерергә бурычлы;

-кеше ярата да ,яратыла белергә дә тиеш.

13.Димәк,әсәрнең идеясе нәрсәдән гыйбарәт?(11слайд)

 Җавап: гаилә кору, мәхәббәт әхлаклылыкка нигезләнгән булырга тиеш.

(12слайд) 14.Алда биреләчәк сорауга җавапларыгыз әзердер дип уйлыйм.

-Ни өчен Галия хатларны адресатына тапшырмый,ә Вәли Сафиуллинга бирә?

Җавап: Искәндәр Галия язган хатларны укырга лаек түгел, чөнки ул хатынын иң авыр вакытта ташлап китә.Ул вакытта Искәндәргә балалар да,Галия дә кирәкмәде..Ул иреккә омтылды,гаилә, балалар аның өчен”богау” иде;ихласлык,саф хисләр белән сугарылган эчкерсез хатларга бары тик Вәли генә лаек. Ул Галияне гомер буе ярата, көтә, мәхәббәтенә тугры кала.

IV .Рефлексия.

1.Укучылар исегезгә төшерегез әле, повесть ничәнче елда язылган?

Җавап:1935 елда язылган.

2.Бүген без ничәнче гасырда яшибез?

Җавап:21 гасырда.

3.Күпме сулар аккан,еллар узган,ә Г.Кутуй күтәргән мәсьәләләр безне бүген дә дулкынландыра,уйландыра, Ни өчен икән ?

(13слайд) Җавап: гаилә, мәхәббәт,әхлак мәсьәләләре – мәңгелек проблемалар.Кешелекнең “ир- хатын” исемле бөек затлары яшәгәндә, бу мәсьәләләр актуаль булачак, бөтен кешеләрне дә уйландырачак, борчыячак.    

V. Өйгә эш.

“Тормыш иптәшен ничек сайларга?” темасына сочинение.

 

 

Мастер-класс

Татар теленнән мастер-класс

Үткәрде: Чистай шәһәре 1нче урта мәктәбенең

беренче категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Гайсина А.Р

Максат: катнашучыларны УУГ формалаштыручы эш алымнары белән таныштыру.

Бурычлар:

-           Катнашучыларны мастер –классның планы белән таныштыру;

-           УУГ формалаштыручы алымнар  аша мастер-классның эчтәлеген ачу;

-           Укытучыларга әлеге алымнарның практик әһәмиятен күрсәтү.

Җиһазлар: компьютер, проектор, экран, презентация, кпрточкалар, рәсемнәр.

Көтелгән нәтиҗә: мастер-класста катнашучылар УУГ формалаштыруның төрле алымнарын үз тәҗрибәләрендә дә куллана алалар.

Мастер-классның барышы:

1.               Оештыру

-Хәерле көн, хөрмәтле коллегалар, жюри әгъзалары! Бүгенге минем мастер-класс кызыклы, файдалы булыр дип өметләнеп калам. Барыбызга да уңышлар телим. Хәзер мин сезгә бер гыйбрәтле хикәя сөйлим.

....Эзоп, философ Ксанфның колы булган. Бервакыт Ксанф кунаклар чакырырга уйлаган да Эзопка табынга иң яхшы нәрсә пешереп китерергә боерган. Эзоп ит базарына барып, тел сатып алган һәм аннан өч төрле ризык әзерләгән. Ксанф, бу хәлгә гаҗәпләнеп, Эзоптан:

-         Ни өчен син һаман тел генә китерәсең? – дигән.

-         Син миңа иң яхшы нәрсә алырга куштың,- дигән аңа каршы Эзоп.

           Ә дөньяда телдән дә яхшырак нәрсә бар!? Тел ярдәмендә шәһәрләр төзелә, халыкларның мәдәнияте үсә. Тел ярдәмендә без белем алабыз, фәннәр өйрәнәбез.Тел ярдәмендә кешеләр бер- берсе белән аңлашалар, киңәшәләр, шатлык- сөенечләрен уртаклашалар, сөю - мәхәббәт хисләрен белдерәләр. Менә шуңа күрә дә дөньяда телдән дә яхшы бер нәрсә дә юк!

-      Хөрмәтле коллегалар, сез Эзоп белән килешәсезме?

-     Эзопның хаклылыгына дәрес барышында тагын бер тапкыр инанырбыз..

 

2.Мотивлаштыру.Без,  татар теле укытучылары милләтебезнең киләчәген, аларның йөзек кашларын тәрбияләүчеләр. Беренче чиратта без үзебезнең йөзебезгә тап төшермичә,яшь буынга телебезнең бөеклеген аңлатып, җиңел аяктан эшебезне башлап җибәрәбез. Җәмгыятебез каршында биткә кызыллык китермичә, бер адым да артка чигенмичә,бер сафка басып, алдыбызда торган зур өметләргә юл ярабыз.

2.               - Я, кайсыгыз әйтә ала, сез нинди сүзләргә аеруча игътибар бирдегез? Димәк,  без бүген нинди темага сөйләшербез?

-Әйе, без бүген телебезнең бизәге булган фразеологизмнар турында сөйләшербез. Фразеологизмнар турында барыбыз да белә дип уйлыйм.

- Сез ничек уйлыйсыз, фразеологизмнарның телдә нинди әһәмияте бар соң ? (фикерләр)

- Фразеологизмнар  безнең сөйләмебезне матурлыйлар. Алар кара-каршы сөйләшкәндә, җанлы сөйләмдә һәм матур әдәбиятта еш кулланылалар.

-Ә бүгенге көндә фразеологизмнарны өйрәнү ихтияҗы бармы?(фикерләр)

-Әйе, бүген бу мәсьәлә рус телчеләрен генә түгел, безне, татар телчеләрен дә борчый.  Ни өчен дигәндә, 9нчы сыйныфта БДТ 2 нче сорау нәкъ менә шуңа багышлана.  Татар төркемнәрендәге  укучыларның тел байлыгы болай  да тиешле дәрәҗәдә түгел, ә фразеологизмнарны табу һәм куллану  алар өчен бигрәк тә авыр эш дип саныйм.

- Бу урында күренекле татар язучысы Г.Бәшировның сүзләрен искә төшерәсе килә: “Бик билгеле нәрсә бит: сүз нәкъ үз   урынына   туры    килгәндә генә бөтен нурлары белән балкый, бары тик үз оясында гына музыка булып яңгырый”.  (Слайд№2)

-Мастер-классыбызны шушы девиз астында башлап җибәрәм һәм сезне татар теле дәресенә чакырам.

 

3.УМ кую.

-Без үзебезгә нинди максат куярбыз?

-эш барышында фразеологизмнар турында күбрәк белү. (Слайд№3)

-Эшне башлаганчы фразеологизм темасына белемнәрне тигезләп китик. Без фразеологизмнар турында нәрсәләр беләбез? Моделен төзү (тактада) Дәрес ахырында бу модельне тулыландырырбыз һәм чагыштырырбыз.

 

4. УМ чишү.

1)      -Эшне башлыйбыз. Эш барышында  кул кушырып утырмагыз. Җиң сызганып эшне башлыйк..

Мин парларда эшләргә тәкъдим итәм. Һәр эштән соң  үзегезгә үзбәя бирергә онытмагыз.

а) Төркемнәрдә  эш.

1 төркем. Фразеологизмнар таркатылган, шуларны бербөтен итеп җыярга, русча вариантын әйтергә

·                  астын өскә китерү – перевернуть вверх дном

·                  колакка киртләп кую – зарубить на носу

·                  кулыннан килмәгән эше юк –  мастер на все руки

·                  бер аягы монда, икенчесе тегендә  - одна нога там, другая тут

·                  күз ачып йомганчы – в мгновение ока

·                  таң тишегеннән – ни свет ни заря

·                  чебеннән фил ясау – делать из мухи слона

·                  ике куян артыннан куу – гнаться за двумя зайцами

·                  сукыр бер тиен дә тормый – гроша ломаного не стоит

 

   2 төркем. Бирелгән рәсемнәр буенча фразеологизмнар төзеп язарга.

1.                    Авыз ачып тыңлау- развесить уши

2.                    Судагы балык кебек – как рыба в воде

3.                    Эт белән мәче шикелле – как кошка с собакой

4.                    Ирен турсайту –надуть губки

5.                    Кара мәче үтү – черная кошка пробежала

6.                    Колак торгызу –навострить уши

7.                    Кулда күтәреп йөртү – носить на руках

8.                    Кәефе юк – не в своей тарелке

9.                    Кулыннан килмәгән эше юк - мастер на все руки

3 төркем. Бирелгән фразеологизмнардан мәктәп темасына хикәя төзеп язарга.

(Өлеш кертү, үз дигәнен эшләү, баш белән җавап бирү, бармак белән дә тимәү, дөресен әйткәндә, бармак белән санарлык,тешне кысып түзү,җан сыкрый,башка күз белән карау, аякка бастыру, бар көченә.)

-Сезгә эш өчен 5 минут вакыт бирелә.   Ә без ул арада зал белән эшләп алыйк.

 

б)Зал белән эшләү. “Кем остарак?” бәйгесе. Фразеологизмнарның мәгънәләрен сүзсез хәрәкәтләр,мимика белән генә аңлатырга

Бармак аша карау

Кул селтәү

Алма төшәр урын юк

Гайбәт сату

Авызга су кабу

Балтасы суга төшкән

Кулга-кул тотыну

в)  Эшләрне яклау. Үзбәя. (Слайд№5)

Белемнәрне бәяләү критерийлары:

-катнашмады- 0б.

-Эшне бүлешмәдек, кем нәрсә эшлисе килә, шуны эшләде- 1б.

-Эшне бүлештек, һәркем үз эшен башкарды: 2б

5. Рефлексия.

- Әйдәгез, хәзер эшебезгә нәтиҗә чыгарыйк. Фразеологизмнар турында без нәрсәләр белдек?

- Дәрес башында без аның моделен ясый башлаган идек, шуны тулыландырырга кирәк булыр. Моның өчен һәр төркем фразеологизм темасына кластер төзергә тиеш була.

 

 сөйләмгә әзер килеш килеп керәләр                                       бербөтен мәгънә аңлаталар

       
   
 
 

 

 

 

җөмләнең бер кисәге булалар

 
 

 

 

 

                     тотрыклы сүзтезмә

 

 

кимендә ике сүздән торалар

                                                                                                телдә үзгәрешсез яшиләр

составындагы сүзләр арасына башка сүз өстәү мөмкин түгел

күчерелмә мәгънәдә генә кулланылалар

Төшенчәләрнең бер сүз белән генә түгел, ә үзгәртелми, таркалмый торган тотрыклы сүзтезмәләр белән белдерелүе фразеологизмнар дип атала. Фразеологик сүзтезмәләр кимендә ике сүздән торалар, телебездә үзгәрешсез калалар, сөйләмгә әзер килеш килеп керәләр. (Слайд№9)

6. Йомгаклау.

-Бүген  без үзебезгә нинди бәя куябыз? (Җиң сызганып, кулга -кул тотынып, юкны бушка уздырып, тир түгеп, аннан-моннан, иңгә-иң куеп) (Слайд№10)

-. Берегез дә кул кушырып утырмады, җиң сызганып эшләде,

Сезнең белән борчак пеште, телләребез ачылды.

 

Уртак тел таптык Сезнең белән, кадерле дуслар

Туган телне кадерләгән халык, кадерле булыр һәрчак.

      - Дәрес барышында нинди уку гамәлләре формалашты дип уйлыйсыз?

регулятив: УМ кую, чишү, үз эшчәнлегеңә үзбәя

танып-белү: проблемалы ситуация аша кирәкле ысулны сайлап алу, эчтәлекне модельләштерү.

коммуникатив: төркемдә эшли белү, тыңлый, ишетә, үз фикереңне яклый белү.

шәхси: гомумкешелек кыйммәтләренә уңай мөнәсәбәт формалаштыру. (Слайд№11)

 

-Без үзебезнең алга нинди максат куйган идек,  максатыбызга ирештекме?

-Миңа сезнең белән эшләү бик ошады. Барыгызда да уңышлар телим. Рәхмәт.

 

 

Татар халык җырлары - иң кадерле мирас

Тема: Татар халык җырлары- иң кадерле мирас.

Максат:

-Татархалык җырларының төре турында мәгълүмат бирү.

-Төрле алымнар ярдәмендә уй-тойгыларны,хис-кичерешләрне, сиземләүне активлаштыру.

-Татар музыкасының үзенчәлекләре белән таныштыру .

-Уен аша татар халык җырларына мәхәббәт һәм ихтирам  хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау:

·        Компьютор

·        Видеопроектор

·        Экран

·        Курай

·        Синтезатор

·        Караоке

·        магнитофон

 

Дәрес барышы:

     Исәнмесез,кадерле коллегалар,мин сезгә 4 нче класста музыка  программасы буенча  үтә торган “Татар халык җырлары- иң кадерле мирас”дигән теманы уен аша нинди алымнар белән үткәрүемне күрсәтергә телим.

   Миңа бу мастер- класста катнашырга ике команда кирәк була. Һәр командада 4 әр кеше катнаша.( Команда составларын билгеләү)

 

 (Татар халык җырлары иң кадерле мирас)

(Салмак кына курайда “И туган тел” көе яңгырый.)

2,2,1,2,4;(2 раза)

2,1,6.1,2,4,2,2;

6,6,1,2,1,6,4,4,5.6,5,4,2,1,1,2,4,5,6,6.

 

Мин курайда татар халкының “И туган тел” көен уйнадым,чөнки

халкыбызның иң моңлы көйләренең Тукай сүзләренә җырлануында тирән бер мәгънә бар.

«Халык җырлары- халкыбыз күңеленең һич тә тутыкмас вә  күгәрмәс саф вә раушан өзгеседер»Г.Тукай

Халык җырлары,моңнары да гасырлар аша  буыннан буынга сакланып һәм камилләшеп, безнең бабаларыбыз тарафыннан калдырылган иң кадерле мирас булып тора.

  Халык җырлары үзләреннән үзләре тумаган, аларны кемнәрдер уйлап чыгарган,

башлап җырлаган, димәк, аларның авторлары булган.Телдән-телгә күчеп, алар шомара барган һәм бүгенге көнгә кадәр сакланып камилләшеп килгән.Татар халык җырларын төрле уен коралларында уйнаганнар.Әйдәгез әле,бергәләп  табышмаклар ярдәмендә аларны искә төшерәбез.

1) Борынгы булсам да , мине

Онытып бетермиләр.

Милли гармуныбыз диеп,

Сәхнәдән төшермиләр.

(Тальян)

2) Алты – җиде генә булыр

Тәнемдәге уемнар.

Элек минсез үтми иде

Аулак өйләр, уеннар.

(Курай)

3)Иреннәргә терисең,

Чиртеп, көйләр көйлисең.

 (Кубыз)

4)Сызгычыңны сызып җибәр –

Көйләр агылсын әле.

Йөрәкләргә мин чыгарган

Моңнар кагылсын әле.

Телгәләсен бәгырьләрне,

Актарылсын уйлары.

Башларыңны кыңгыр салып,

Кылларымда уйнале

(Скрипка)                                                                

Татар халык уен кораллары: курай,кубыз,гармун.скрипка

 (Буш чәчәк)

Без сезнең белән бүген шушы матур чәчәкнең таҗларында татар халык җырларының

төрләрен ачырбыз.

I.Безнең кайбер  җырлар уен кораллары,гармун вазифасын үтәгән, уен

коралларын алыштырганнар .

Шулай ук биегәндә кул чабып җырлар аша  биергә ярдәм иткәннәр.

Әйдәгез әле  “Көйне танып бел” дигән уенын уйнау .

1.Сез бу көйне  ничә нотадан таныйсыз?        

                            “Көйне танып бел”

Магнитафонда уйнату.

          “Әпипә”

         “Әнисә”

         “Бие,бие,Гайфулла”.

Бу җырлар ничек яңгырады?

Шулай итеп безнең бу җырларны нинди төрнең исеме ничек дип атала?

Биесәнә,биесәнә.

Биюләре күңелле,

Син күңелле биегәнгә,

(Нәрсә?)әйтәм түгелме?

Татар халкы күңел ачканда җырланып яисә тиз ритм белән әйтелә торган

җырларны такмаклар диде

II.Борынгы заманнарда ук төрле мәҗлесләрдә такмак әйтеп капма-каршы

басып бик күп җырлар җырлаганнар.Элекке заманнарда ук төрле мәҗлесләрдә

йолалар һәм ел фасыллары белән бәйле бәйрәмнәрдә нинди җырлар

башкарганнар? (җаваплар тыңлау)

Уен: бу сүзләр кайсы җырдан, исемен әйт?

Уен җырлары.                                                                                                               

“Бу сүзләр кайсы җырдан”

·        “Кәрия-Зәкәрия”,

·        “Челтәр элдем читәнгә”

·        “Төймә”.

·        “Тула микән чиләге”һ.б

 (чәчәк уен җырлары)

III.Элек кайбер җырларны  төрле өмәләрдә: тула басканда, печән чапканда, урак урганда, киндер сукканда җырланганнар.

 (Бәйрәм күренешләре)

Сез рәсемдә нинди бәйрәм күренешләрен күрәсез?

Сез татар халкының нинди йола бәйрәмнәрен беләсез?

Сабан туй ниди бәйрәм?

(Җаваплар тыңлана)

 (хезмәт турында җырлар)

 (Чәчәк Хезмәт җырлары)

Хезмәт җырлары-татар халкының иң борынгы фольклор үрнәкләре.

Алар иң гади  көйләргә башкарылалар.

IV.Безнең татар халкынның милли бәйрәмнәрендә туйларда уеннар белән бик

җиңел башкарыла торган җырлар да булган.Алар татар халкының иң киң

таралган төренең берсе.

Җыр исемнәре

·        “Җомга” ,

·        “Алмагачлары”,                                                              

·        “Фазыл чишмәсе”,                                                   караокега җырлар

·        “Уфа чиләбе”

·        Ашхабад

Сез бу җырларны нинди төркемгә кертер идегез?

(Җаваплар тыңлана)

 Кыска җырларда әйтергә теләгән уй фикер дүрт юлга сыеп

бетә.

V. Мин татар  җырларының кайберләрен  татар халкының бизәкләре белән

 бәйләр  идем, чөнки җырларда татар халкының бизәкләре ачык чагыла.Татар

халкының бизәкләре  кебек музыкада да төрле бизәлешләр бар.Бу җырларны “ялгыз

башкару” аларга үз осталыкларын күрсәтергә мөмкинлек тудырган да инде. Көйнең

матурлыгы, җырчының осталыгына карап зурайган, аңа төрле тавышлар, бизәкләр-

мелизмнар өcтәлгән.  Катлаулы төзелештә сузып башкарыла торган җырларны сез

ничек атыйсыз.

(Җаваплар тыңлана)

Озын җырлар

Уен:Татар халык җырларын аеруча оста башкаручы нинди җырчылар беләсез?

“Танып белү уены”

 (чәчәк озын җырлар)

VI.  Озын җырлардан туып килүче ,әһәмиятле тарихи вакыйгалар яки гадәттән

тыш фаҗигале хәлләр уңае белән барлыкка килгән җырлар да бар.

чәчәк бәетләр

Аларны нинди төргә кертер идегез?

(Җаваплар тыңлана)

Бәетләр әһәмиятле тарихи вакыйгалар яки гадәттән тыш фаҗигале хәлләр

уңае белән барлыкка килгәннәр.

Бәет тә җырның бер төре.Бәетләрдә катнашучылар саны тагын да азая.

Бәет йә бер кеше,йә бер гаилә,йә авыл язмышы турында сөйли.Фаҗигале бер

вакыйганы катнашучыларның исемнәрен, авыл исемен,хәтта вакыйганың

вакытын әйтә.

    Бәетнең үзенчәлеге шунда: ул булган бер вакыйга турында

сөйли.Тормыштагы йә фаҗигале,йә көлкеле вакыйганы сайлап сүрәтли.

Нинди бәетләр беләсез?

Фаҗигале бәетләр

·        “Сак-сок”

·        “Суга төшкән Гаишә бәете”

·        “Сөембикә бәете”

·        Һ.б

Сатирик бәетләр

·        “Бүре килгән киртәгә”

·        “Эт бәете”

·        “Чәй”

·        “Самовар”

Һ.б

VII.Бәетләргә бик тә якын торган нинди җанрны беләсез?

(Җаваплар тыңлана)

Мөнәҗәт-җырның бер төре. Ләкин аның җырдан аермасы бар.

Мөнәҗәтләр җырдан күләмлерәк була.

Мөнәҗәтләрнең эчтәлеге ике катламның-дини һәм дөньяви башлангычның-үзара

бәйләнешеннән тора.Мөнәҗәт әйтүче күбесенчә Аллага мөрәҗәгать итә,бу дөньяда

кылган гөнаһларын кичерүне үтенә.

Мөнәҗәтләр бәетләргә бигрәк тә якын торалар. Кайвакыт аларны бутап йөртү 

  очраклары да булган.Алар икеседә көйле әсәрләр.Эчтә лекләре ягыннаннан да алар

бер-берсенә якын торалар.

 Мөнәҗәттә башка катнашучылар турында да мәгълүмат

бирелә. Ләкин монда катнашучыларның исемнәре дә,кайдан булулары да әйтелми

  Ә менә бәеттә бар да бар: шагыйрьнең исеме дә, катнашучының үлгән елы да,үлгән

көне әйтелгән,кайда үлүен язарга да онытмаганнар.

Йомгаклау:

       Бүгенге мастер- класста катнашуыгыз өчен барыгызга да бик зур рәхмәт.

Бу алымнарны башка темаларны ачар өчен дә уңышлы кулланып була.

Татар халкының җыр чишмәсе чал гасырлар түреннән агып килә,юлында

карурманнар, биек тау кыялар очраса да туктамаган ул чишмә,үзенең сихерле

моңнары, тылсымлы авазлары белән кешеләргә куаныч, юаныч, дәрт

биреп,һаман челтерәп ага,һаман җырлана торсын иде дигән теләктә калам.

 

 

Дәрес эшкәртмәсе

Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы

Иске Казиле урта гомуми белем бирү мәктәбе

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

(6 нчы сыйныфлар өчен татар теленнән дәрес эшкәртмәсе)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Укытучы:Татар теле һәм әдәбияты укытучысы  Гарафиева Кадрия  Галимулла кызы                   

 

 

 

 

 

 

 

 

Дәреснең темасы: Шарт фигыльләр дөньясына сәяхәт.

Максаты: Укучыларның шарт фигыль турындагы белемнәрен тирәнәйтү, системалаштыру; шарт фигыльләрнең матур әдәбият һәм халык авыз иҗаты әсәрләрендә һәм гомумән, фигыльләрне әдәбият белән дә бәйләп өйрәнеп була дигән нәтиҗә ясау; туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, аның матурлыгын тоя беләргә өйрәтү.

Җиһазлау: “Бүген дәрестә шарт фигыль” таблицасы; “Шарт фигыльләр дөньясына сәяхәт” планы; “Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык” дип язылган эпиграф; “Балалар җырлары” кассетасы; магнитофон; аукцион өчен барабан, язылган сүзләр; дискета, компьютер; биремнәр язылган гөмбәләр, балыклар, чикләвекләр, Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала”, “Алтын балык” (әкиятләр); “Мәкальләр”, “Табышмаклар”, “Раушан көзге” китаплары һәм 6 нчы сыйныфлар өчен татар теле дәреслеге кулланыла.

Дәрес планы

I. Актуальләштерү.

                  1. “Тәмле агач”тагы биремнәрне үтәү. (5 мин.)

II. Биремнәрне ныгыту.

1.     Иҗат ит, “Җәй” темасына кечкенә күләмле хикәя яки шигырь язу (10 мин.)

2.     “Каенлык аланы”. Гөмбәдәге биремнәрне үтәү, ягъни шарт фигыльләрне табу һәм дөрес куя белү. (2 мин.)

3.     Ял итү. “Карт белән төлке” әкиятен сөйләү. (3 мин.)

4.     Әкияттән шарт фигыльләрне табу. (2 мин.)

5.     “Балыклар иле”. Табышмакларның җавабын табу, шарт фигыльләрне тактага яздыру. (3 мин.)

6.     Матур язу. Дәреслектәге 124 нче күнегүне эшләтү. Шарт фигыльләрне табу. (5 мин.)

7.     Ял итү. (2 мин.)

8.     “Чикләвекле тиен”. Шарт фигыльләрне төрләндерү. (3 мин.)

9.     Аукцион. (5 мин)

III. Өйгә эш.

123 нче күнегүне эшләп килергә. (2 мин.)

IV. Йомгаклау. (3 мин)

 

Дәрес барышы

 

- Укучылар, без сүз төркемнәренең иң катлаулысы булган “Фигыль” төркемен өйрәнүне дәвам итәрбез. Бүген без сезнең белән “Шарт  фигыль  дөньясына” сәяхәткә чыгарбыз. Анда әдәбият белән бәйләнешкә керербез. Сәяхәт иткәндә, җыр җырларбыз, кызыклы чараларда, төрле уеннарда катнашырбыз, ә ял сәгатьләрендә күңелле ял итәрбез.

- Игътибар итик әле укучылар! Бүгенге дәресебезне “Тырышлык – зурлык, ялкаулык – хурлык!” – дип исемләнгән девиз астында үткәрербез. Әгәр дә без дәрестә актив, тырышып катнашабыз икән, һичшиксез, зур уңышларга ирешәчәкбез. Ә инде куркып, ялкауланып утырсак, хурлыкка калачакбыз. Шуңа күрә актив, тырыш булыйк! Ә хәзер укучылар, без сезнең белән җәяүләп, җырлый – җырлый “Шарт фигыльләр дөньясына” сәяхәткә чыгабыз.

(Балалар “Елмаю” җырын җырлыйлар.)

- Укучылар җырыбызның сүзләренә игътибар итик әле. Анда шарт фигыльләр юк микән?

(Елмайсак – шарт фигыль, I зат, күплектә)

- Әйе, укучылар бик дөрес. Менә әкренләп килә - килә “Тәмле агач” тукталышына да җиттек. Тәмле агачта алма – грушалар: -Мине өз! Мине өз! – дип торалар. Бу җиләк – җимешләр чынмы икән, әллә берәр серләре бармы? Әйдәгез, бергәләп шуны белик әле. Кайсыгыз беренче җимешне өзә?

(Укучылар такта янына чыгып “Тәмле агач”тан җимешләрне алалар, биремнәрен укыйлар һәм үтиләр)

1 нче укучы. Бирем. Затланышлы фигыльләрне атагыз?

(Боерык фигыль, хикәя фигыль, шарт фигыль)

2 нче укучы. Шарт фигыльнең мәгънәсе, ясалышы һәм төрләнеше турында сөйләгез.

1. Шарт фигыль икенче бер фигыльдән аңлашылган эш яки хәлнең үтәлү-үтәлмәвенә шарт булган эш-хәлне белдерә.

2.Шарт фигыль – са/ - сә кушымчасы белән ясала: Марат тырышып укыса, бүген “бишле” алыр иде.

3. Шарт фигыль зат-сан белән төрләнә:

I зат укысам               укысак

II зат укысаң              укысагыз

III зат укыса               укысалар

4. Шарт фигыльгә -да/ -дә, -та/-тә кисәкчәсе өстәлеп кире шарт фигыль ясала:

укысам да                  укысак та

укысаң да                  укысагыз да

укыса да                    укысалар да

Кире шарт фигыль кирәкле шартлар табылып та, көтелгән эшнең киресе булуын күрсәтә.

3 нче укучы. Җөмләне укыгыз, кире шарт фигыльнең кайсы затта-санда булуын әйтегез.

Гәрчә анда тумасам да, мин бераз торган идем (Г.Тукай “Шүрәле”).

(тумасам да – кире ш.ф., I зат, берлектә)

- Менә укучылар, “Тәмле агач”тагы биремнәрне дә үтәдек. Сәяхәбезне дәвам итәбез. Алда безне “Иҗат ит” тукталышы көтә. Әйдәгез иҗат итеп  тә алыйк. Хәзер ачыгыз дәфтәрләрегезне, бүгенге числоны, теманы язып куегыз. “Җәй” темасына хикәя яки шигырь язасыз. Хикәягездә шарт фигыльләр дә булсын.

(2 укучы язган хикәяләрен укый)

- Инде сәяхәт итә-итә “Каенлык урманы”на килеп җиттек. Их, балалар, нинди матур урман! Урманында гөмбәләрне җыйыйк, биремнәрне үтик.

(Кызлар гөмбә җыя)

1 нче укучы. Бирем. Эндәшсә шарт фигылен II зат берлеккә куегыз һәм мәкальнең тиешле урынына куеп кычкырып укыгыз.

Ничек..........., шундый җавап.

(эндәшсәң)

2 нче укучы. Мәкальнең төшеп калган сүзен куеп, кычкырып укыгыз, шарт фигыльгә игътибар итегез.

Бер.............., икенче чын сүзеңә дә ышанмаслар.

(ялганласаң)

3 нче укучы. Мәкальнең икенче яртысын куеп кычкырып укыгыз һәм шарт фигыльне табыгыз.

Җир туймаса, ..................... (ил туймас).

-Әйе, кызларыбыз безнең чыннан да өлгер, җитез икән.

- Укучылар, чиратта безнең ял сәгате.

- Без әкиятләрне яратып укыйбыз, шулаймы?

(әйе)

- Ә менә сезнең “Карт белән төлке” әкиятен укыгыныгыз бармы? Кайсыгыз искә төшереп китә? (1 укучы әкиятнең эчтәлеген сөйли)

- Менә, укучылар, ял итеп тә алдыгыз. Ә хәзер, әйтегез әле, бу әкиятне тыңлаганда, шарт фигыльләргә юлыкмадыгызмы?

(чыкса, караса – III зат, берлектә)

- Әйе, укучылар, төлкесе бик хәйләкәр булган икән. Әлеге тукталышыбызның исеме дә “Балыклар иле” дип атала. Теге хәйләкәр төлке ташлап калдырган балыклар яңадан үз илләренә кайтып җиткән, күрәсең. Мин 6 нчы сыйныф егетләрен бик балык тотарга ярата икән дип ишеткән идем. Яле, егетләр, кайсыларыгыз балык тотып күрсәтә.

(Укучылар балык артындагы биремнәрне үтиләр)

1 нче укучы. Бирем. Табышмакның җавабын әйтегез һәм шарт фигыльне тактага язып, зат-санын билгеләгез.

Типсәм – түнмәс

Күмсәм – күмелмәс

Киссәм – киселмәс

Тибәрсәм – тибәрелмәс. (Күләгә)

(Типсәм, киссәм, тибәрсәм – шарт фигыль, I зат, берлектә)

- Укучылар, “тибәрсәм” сүзе аңлашыламы? Тибәрсәм-тибәрү, этәрү, тайпылу дигән мәгънәләрдә дә килә ала.

2 нче укучы. Ак кыр буйлап уза ул

Тап-тар юллар сыза ул,

Булса да бик кечкенә,

Җиткер аңа эш кенә. (Каләм)

(Булса да – кире шарт фигыль, III зат, берлектә)

3 нче укучы. Яз килсә, киенә,

                       Көз килсә, чишенә. (Агач)

(Килсә - шарт фигыль, III зат, берлектә)

- Укучылар, алда матур язу тукталышы. Дәреслектәге 124 нче күнегүне матур итеп күчереп язарга һәм шарт фигыльләрнең асларына сызарга.

(Укучылар биремне үтиләр һәм аннан соң күнегүнең дөреслеген тикшерәләр.)

Ял итү. Күрсәт әле, үскәнем

Ничек сәяхәт иткәнен.

Менә шулай, менә шулай

Шулай сәяхәт итәбез (атлап күрсәтәләр)

Күрсәт әле, үскәнем

Ничек гөмбә җыйганын.

Менә шулай, менә шулай

Шулай гөмбә җыябыз.(гөмбә җыялар)

- Менә безне, елмаеп, тәмле чикләвекләр җыючы тиен каршылый. Тиен чикләвекләрне байтак җыйган инде. Хәтта берсен безгә дә өзәргә калдырган. Ул безгә кәрзиндәге чикләвекләрне тәкъдим итә. Әйдәгез, шуларның биремнәрен дә үтәп алыйк инде.

1 нче укучы. Сал фигылен шарт фигыль формасына куеп, зат, сан белән төрләндерегез. (тактада)

                             Сал - салса

I зат      салсам             салсак

II зат     салсаң             салсагыз

III зат    салса               салсалар

2 нче укучы. Атла фигылен шарт фигыль формасына куеп, юклыкта зат-сан белән төрләндерегез (телдән).

                       Атла – атласа – атламаса

I зат     атламасам                атламасак

II зат    атламасаң                атламасагыз

III зат   атламаса                  атламасалар

3 нче укучы. Бар фигылен шарт фигыль формасына куеп, күплектә, зат белән төрләндерергә (телдән).

                              Бар – барса

I зат        барсак

II зат       барсагыз

III зат      барсалар

- Алда безнең аукцион. Хәзер мин сезгә Ф.Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала” повестеннан Фәниярның девизын укып китәм. Бу өзек дискетада да яздырылган, компьютер экраныннан күзәтә барыгыз һәм шарт фигыльләргә игътибар итегез.

- Ә хәзер аукционны башлыйбыз. Әлеге мин укыган текстан шарт фигыльләрне әйтәсез.(Мәсәлән, сукса – 1,2,3,4,5,6,7., шулай калган шарт фигыльләрне дә укучылар әйтеп чыга, соңгы фигыльне әйтүче - җиңүче. Аңа бүләк тапшырыла)

- Менә укучылар, сәяхәт итеп тә чыктык. Ә хәзер өйгә эш. Дәреслегегездәге 123 нче күнегүне эшләп киләсез. (Бирем аңлатыла)

Йомгаклау.

-Укучылар, бүгенге сәяхәт дәресебездә без шарт фигыльләрне кайларда очраттык? (Җырларда, поэмаларда, шигырьләрдә, хикәяләрдә, әкиятләрдә, табышмакларда очраттык).

Димәк, укучылар, шарт фигыльләрне әдәбият белән дә бәйләп өйрәнеп була. Бүгенге дәрестә, укучылар, бик тырышып эшләдегез һәм зур уңышларга да ирештегез. (Билге куела)

- Бүгенге дәресне мин, укучылар, Х.Туфанның түбәндәге шигырь юллары белән тәмамлар идем.

И минем җандай кадерлем

И җылы, тере телем!

Кайгылар теле түгел син

Шатлыгым теле бүген

Тик синең ярдәм белән мин,

Тик синең сүзләр белән

Уйларын йөрәккәемнең

Дөньяга әйтә беләм.

 

Дәрес тәмам. Игътибарыгыз өчен рәхмәт.